Лаеш районында Хәтер көненә багышланган митинг узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Җитмеш ел элек, 1941 елның 22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Бу көн хәтер һәм кайгы көне дип игълан ителде.

Бүген Лаеш районының Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның туганнары җыелды. Алар күз яшьләре белән бу кайгылы көнне искә төшерделәр.

Катнашучыларга тантаналы рәвештә Лаеш районының Башкарма коммитеты җитәкчесе Владимир Фадеев мөрәҗәгать итте.

Митинг бер минутлык тынлык һәм мәңгелек утка чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International