Кумараның “Милосердие” үзәгендә Хәтер көненә багышланган чара узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

Бүген Кукмарның “Милосердие” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен Кукмарадагы Җиңү паркына экскурсия булып узды.

Чара алдыннан үзәктә тәрбия алучы балалар һәм яшүсмерләр белән эш алып барылды.Тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашучылар списогы белән таныштылар, белгечләр белән бергә кәгазьдән канәфер чәчәге ясадылар.

Оештыручылар сүзенә караганда, мондый чаралар физик мөмкинлекләре чикле булган балаларда патриотик хисләр уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International