Министр Элмира Зарипова Лаеш районында булды

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Лаеш районының гражданнарын Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова үзе кабул итте.

Кабул итү барышында кешеләр тарафыннан халыкны социаль яклау, хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү турында сораулар яңгырады, аларга җаваплар бирелде.

Чара ахырында Лаеш районының башлыгы Михаил Афанасьев һәм профилактика системасы әгъзәлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International