"Татарстан Республикасында яшьләргә патриотик тәрбия бирү" республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагоглары "Россиядә эшләнгән”дигән дәрес уздырганнар.
Балалар Россия турында күп кенә яңа фактлар белделәр. Шулай ук бу көнне конкурс, ярышлар оештырылган, әңгәмәләр корылган.
Чара бик күңелле һәм файдалы узган.