Яр Чаллының “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү кысаларында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы шәһәренең “Акибанк” оешмасында финанс дәрес узды.
Балалар банкның тарихы белән таныштылар, барлык бүлекләрендә булдылар. Очрашу ахырында иҗтимагый элемтәләр һәм реклама бүлеге башлыгы балаларга мәдәният һәм ял паркына билетлар һәм шарлар бүләк итте.
"Асылташ" приюты белгечләре “Акибанк” хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде, эшләрендә уңышлар теләп калды.