Бүген Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Кукмараның “Тылсым” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләр өчен бәйрәм булып узды.
Бәйрәм башында яшь тамашачылар һәм аларның ата-аналары тәкъдим ителгән театральләштерелгән тамаша карадылар, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итүче флешмобта катнаштылар.
Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив булдылар. Традиция буенча, аларга истәлекле призлар һәм бүләкләр бирелде.