Түбән Каманың “Веста” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хезмәткәрләр өчен «Равнодушие и участие» дип аталган кинотренинг уздырды. Чара “Жизнь без наркотиков” Республика антинаркотик акциясе кысаларында үткәрелде.
Катнашучылар җинаять эше буенча статистика белән таныштылар. “Люба” дигән кыска метражлы кино караганнан соң фикер алыштылар, үз вакытында реакция күрсәтүнең әһәмиятен билгеләделәр. Бөтенесе дә үзара аралашудан уңай тәэсирдә калды. Барлык катнашучыларга “Веста” үзәге әзерләгән мәгълүмати буклетлар тапшырылды.