Тукай районы “Шәфкать” үзәге белгечләре “Ышаныч телефоны” акциясе оштырды

2015 елның 15 мае, җомга

Бүген Тукай районындагы “Шәфкать” халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре  “М.И.Г.” волонтерлары белән берлектә Князев урта мәктәбендә “Ышаныч телефоны” акциясен уздырды. Акциядә 4 волонтер һәм 2 җитәкче катнашты.

Оештыручылар балаларга, укытучыларга ышаныч телефоны турында мәгълүматлы визит карточкалар һәм флажоклар бирде. Мәктәпнең укучылары һәм укытучылары әлеге акциядә бик теләп  катнашты. Балаларга ышаныч телефонының әһәмиятен һәм аның мөһимлеген аңлаттылар.

Ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар барышында мәктәп ишегалдында, “Шәфкать” үзәге балалар мәйданчыгында, балалар бакчасында, тукталышта трафарет белән ышаныч телефон номерын язарга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International