Бүген Питрәч районынның “Шатлык” социаль приютында Халыкара гаилә көненә багышланган чара уздырылды.
Бирегә приютта тәрбияләнүче балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде. Һәр гаилә үзе белән таныштырып, төрле бәйгеләрдә актив катнашты. Шулай ук чарада “Тату гаилә” дигән видеоролик тәкъдим ителде.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый уртак чаралар балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда уңай нәтиҗәләр бирә.