Казанда Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара уздырдылар

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
    Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне кысаларында “Телефон доверия глазами детей” рәсемнәр конкурсы уздырдылар.
    Конкурс балаларга “Балалар ышаныч телефоны” ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте турында мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашучыларга үзләре белән куркынычлык очрагы килеп чыкса яки киңәш кирәк булганда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итә аласыз дигән темага рәсем ясау биреме куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International