Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 10 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Татфлот” ААҖ, “Горводзеленхоз” МУП Тресты, “Метроэлектротранс” МУП, “Кулинар” ҖЧҖ һәм башкалар.
Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 428 вакансия тәкъдим итте, шуларның 388 – эшче белгечлекләр буенча. Бу көнне машина йөртүчеләр, ремонтлаучы слесарьләр, электромонтерлар, штамплаучылар, токарьләр, пешекчеләр, укытучылар, бухгалтер һәм инженерларга кытлык зур булды.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.
Чарага 389 кеше килгән. 24 кешегә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылган.