Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә даими уздырыла торган интеллектуаль уен “Брейн Ринг – 2015” уздыдылды.
Уен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Биредә алты кешедән торган биш команда катнашты. Җиңүчеләрне диплом һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләделәр.