Балтач “Наз” үзәге белгечләре социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы чара уздырдылар

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бүген Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ай саен уздырыла торган социаль һәм медицина хезмәткәрләре җыелышы узды. Чарада 44 социаль һәм 8 медицина хезмәткәре катнашты.
    “Наз” директоры Гөлнара Ахмадиева үзәк эшенең төп аспектлары турында сөйләде. Өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнисә Хәйруллина “Осторожно мошенничество” темасына лекция уздырды һәм таныш булмаган кешеләр тарафыннан өлкәннәргә янаган куркынычлыклар белән таныштырды. Барлык хезмәткәрләргә өлкәннәрне таныштыру өчен “Осторожно – мошенники!” дигән белешмәлек тараттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International