Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалы ата-аналар белән мәгълүмати-аңлатма эше алып барыла

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Об основах социального обслуживания граждан в Российской Федерации” дигән Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалы ата-аналар белән мәгълүмати-аңлатма эше алып баруларын дәвам итәләр.
    Ата-аналар җыелышында һәм шулай ук индивидуаль рәвештә күрсәтелгән ярдәмне яхшырту юллары карала. Ата-аналарны хезмәт күрсәтүдә үзгәрешләр бармы, социаль ярдәм бушка яки түләүлеме, социаль ярдәм күрсәтүчене ничек сайларга дигән сораулар кызыксындыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International