Казанда балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын кисәтү буенча чара уздырылачак

2015 елның 12 мае, сишәмбе
    Иртәгә Республиканың мәгълүмати-методик үзәге нигезендә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә «Детский телефон доверия в системе профилактики суицидов несовершеннолетних» дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылачак. Чара Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен уздыру кысаларында үткәрелә.
    Түгәрәк өстәл артында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР бала хокукын саклау вәкиле Гүзәл Удачина һәм социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре җитәкчеләре һәм психологлары катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International