Шушы көннәрдә “Солнечный” физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм концерты уздырылды.
Бәйрәмдә булганнарга Бөек Ватан сугышына багышланган документаль фильм күрсәтелде. Балалар сугыш турында шигырләр сөйләде, җырлар да җырлады. Концертның кунагы булып Бөек Ватан сугышы ветераны Кыяметдин Гайнетдинов килде.