Җиңү көне алдыннан “Махеевъ” хәйрия фонды Яр Чаллының “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тәрбияләнүчеләренә яшелчәләр алып килеп ярдәм күрсәттеләр.
Үзәкнең тәрбияләнүчеләре мондый бүләкнең яз көне витаминнар җитмәгән вакытта ничек мөһим булуын билгеләп үтте. “Доверие” үзәге белгечләре һәм аның тәрбияләнүчеләре өлкәннәргә, инвалидларга, күрсәткән игелекләре өчен зур рәхмәтләрен белдерәләр.