Шушы көннәрдә Казанның “IТ-парк” технопаркы конференц-залында сәнгатьле уку буенча “Җиңүнең 70 тавышы” исемле беренче онлайн-марафон үткәрелә. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада катнашучыларның чыгышын турыдан-туры эфирда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы порталында һәм “IТ-парк”ның рәсми сайтында карап була. Марафон 19 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге проектны тормышка ашыру инициативасы белән “IТ-парк” технопаркы коллективы чыккан.
Иң элек, марафон башланганчы, чарада катнашучылар яу кырыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алды. Көн дәвамында Татарстанда төрле һөнәри өлкә вәкилләре – барлыгы 70 кеше, чиратлашып, рус һәм татар телләрендә Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләрдән, шигырьләрдән, шулай ук фронттан килгән хатлардан өзекләр укый.
Онлайн-марафонда укучылар буларак ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, IТ-парк директоры Антон Грачев чыгыш ясады. Сәнгатьле укучылар арасында министрлыклар җитәкчеләре, элемтә тармагы ветераннары, күренекле татар язучысы-фронтовик Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова, Татарстанның IT-тармагы белгечләре, театр артистлары, укытучылар, иң яхшы мәктәп укучылары, студентлар бар.
Иң беренче булып, марафонны КФУ ректоры киңәшчесе Юрий Алаев Константин Симоновның “Жди меня, и я вернусь…” шигыре белән башлап җибәрде. IТ-парк директоры Антон Грачев Муса Җәлилнең “Хуш, акыллым!” шигырен рус телендә укыды. Римма Ратникова Юлия Друнинаның “Комбат” шигырен яттан сөйләде. Парламент башлыгы урынбасары бу сугышта Җиңүнең олы югалтулар, ачы хәсрәт, тилмерүләр аша килеп ирешкәнен һәркем истә тотарга тиешлегенә басым ясады.
Антон Грачев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләренә фикерләрен җиткереп: “Тамак төбенә төер тыгыла, чөнки шагыйрь бу шигырьне, мөгаен, кайта алмаячагын сизеп иҗат иткән”, - диде. IТ-парк директоры, проект уңышлы килеп чыгып, популярлыкка ирешә калса, аның алдагы елларда да дәвам иттереләчәге турында белдерде.
Язучы-фронтовик Габдрахман Әпсәләмовның оныгы, РФ һәм ТР Язучылар берлекләре әгъзасы Альбина Әпсәләмова бабасының “Любовь” хикәясен укыды. Әсәр 1944 нче елда язылган.