Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ачык ишекләр көне узачак

2015 елның 8 мае, җомга

20 нче майдан алып 22 нче майга кадәр Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ачык ишекләр көне оештырылачак.

            Чара кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән эш бирүчеләр түгәрәк өстәл артында  очрашачак. Очрашуның максаты булып төрле категория гражданнарын эш белән тәэмин итү, эш бирүчеләрнең хезмәт өчен түләү һәм яңа җиһаз чыгымнарын каплау мәсьәләләре тора.  

            Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләр белән эшсез гражданнарны очраштырачак, шул исәптән очрашуда эш эзләүче инвалидлар да катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International