Биектау “Өмет” үзәге карамагындагы тыл хезмәт ияләрен Җиңү көне белән котладылар

2015 елның 8 мае, җомга
    Шушы  көннәрдә Биектау “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Җиңү көненә багышланган чара уздырылды. “Онытылмас еллар” чарасына тыл хезмәт ияләре чакырулы иде, аларга үзәкнең социаль эшләр белгече азык-төлектән торган пакетлар тапшырды.
    Өлкәннәр балачак хатирәләре белән уртаклашты. Авыр сугыш елларында колхоз басуларында, фермаларда эшләүләре хакында сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратында, өлкәннәрне чәй белән сыйлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International