Кичә Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада «АК Барс Страхование» ААҖте, «ЖКХ Инвест плюс» ААҖте, «Леруа Мерлен Восток» ААҖте һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге булгечлекләр буенча 71 вакансия тәкъдим ителде: система администраторы, инженер-программист, урам себерүче, фельдшер, шәфкать туташы, табиб һ.б..
Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырган. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелгән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, үз чиратларында, катнашучыларга хезмәт базарындагы хәл һәм актуаль вакансияләр турында сөйләгән.
Ярминкәгә 160 кеше килгән, шуларның 19 кабаттан әңгәмә узарга чакыру алган.