Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Халыкара инвалидларның хокукларын яклау көне уңаеннан  Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.                Ярминкәнең катнашучылары «ТАНЕКО» ААҖте, УК Камаглавстрой ААҖте, «Модуль-НК» ҖЧҖте, ШЭ Чапбаева З.Р., «АК БАРС» БАНК ААҖте, «Камэнергостройпром» ҖЧҖте, ШЭ Талашко И.М., «ПМУ-1Камгэс» шәһәрнең предприятияләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәте вәкилләре булды.                Ярминкәдә 28 кеше булды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә 17 вакант эш урыны тәкъдим иттеләр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International