Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Җиңүнең 70 тавышы” исемле уку марафоны үтте

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

          Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  “Җиңүнең 70 тавышы” исемле уку марафоны уздырылды.

          Әлеге чарада төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре, интернат-йортта яшәүчеләр һәм эшләүчеләр дә катнашты. Марафонда түбәндәге шагыйрьләрнең русча һәм татарча шигырьләре укылды: В. Шефнер “Начало войны”; М.Җәлил “Кызыл Ромашка”, «Вәхшәт»; Н. Селезнев «Последний первый бой»; Н. ӘхмәдиевСолдат хатлары; К. Симонов«Жди меня, и я вернусь...»; Ф.Кәрим «Ватаным өчен»; М. Кәрим «Билгесез солдат»; Д. Ахметзянов «Бурычлы без сезгә, Ветераннар!»; А.Ахматова «Победа».

          Мондый чара бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Сугыш чорында яшәүчеләр шул елларны  искә алдылар. Яшьләр дә сугыш төшенчәсе Бөек җиңүнең никадәр авырлыклар белән килүен күзалладылар.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International