Яр Чаллының «Асылташ» тернәкләндерү үзәгендә наркологик диспансер хезмәткәре белән очрашу узды

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә, начар гадәтләрне прафилактикалау кысаларында, наркологик диспансер хезмәткәре Лидия Нигматуллина белән очрашу узды.                Балаларга әлеге афәт, наркотикларны бет тапкыр гына  куллануның да сәламәтлеккә бик зур зыяны, нәтиҗәдә кеше организмы, тукымаларда барлыкка килә торган коточкыч үзгәрешләр турында тәфсилләп аңлатып сөйләде Лидия Васильевна. Әңгәмә ахырында балалар катнашында блиц-сорауштыру үткәрелгән. Балаларның наркотиклар куллануга каршы булуы, аларның  спорт, саф һавада уеннар, түгәркләрдә шөгыльләнүне хуп күрүләре ачыкланган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International