Балтач "Наз" үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашучы янына баруны оештырганнар

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
    Шушы көннәрдә “Волонтер” үзәге активистлары һәм Балтач "Наз" үзәге белгечләре Бөек Ватан сугышында катнашкан Анатолий Медведев өендә кунакта булып кайтканнар.
    Волонтерлар соравы буенча фронтовик хатирәләре профессионал видеооператор тарафыннан яздырылып алынган. Ветеранның тарихы шунсы белән кызыклы, Анатолий Кузьмич  әтисе белән бер үк полкта хезмәт иткән, ләкин сугыштан төрле вакытта кайткан. Фронтовик сугыш хатирәләре белән бүлеште, әтисе белән төшкән фронт фотоларын күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International