Шушы көннәрдә Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Җиңү көненә багышланган чара уздырылды. “Онытылмас еллар” чарасына тәрбияләнүче тыл хезмәт ияләре чакырулы иде, аларны үзәкнең социаль эшләр белгече котлады һәм азык-төлекләрдән торган пакетлар тапшырды.
Өлкәннәр кечкенә чактан калган хатирәләре белән уртаклашты, дәһшәтле сугыш елларында колхоз кырларында, фермаларда эшләгәннәре турында сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр, үз чиратында, аларны чәй белән сыйлады.
Җиңү көне уңаеннан “Өмет” карамагындагы 69 сугыш ветеранына өйгә килеп азык-төлектән торган пакетлар бирелде.