Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында зур концерт оештырылды

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген Чистайның “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Чистай шәһәренең «Яшьләр үзәге» коллективы Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур концерт программасы белән кунакта булды. «Яшьләр үзәге» биредә көтеп алынган кунак. Алар һәр бәйрәм саен «юлдашлыларны» үз чыгышлары белән сөендереп тора, игътибарсыз калдырмый. Бүген дә өлкәннәр һәм инвалидларны якынлашып килүче зур тантаналы бәйрәм белән котларга килделәр. Бәйрәмнең иң олы кунаклары, әлбәттә, интернатта яшәүче Бөек Ватан сугышының хезмәт ветераннары.

Концерт программасы «Яшьләр үзәге» каршында эшләп килүче тыл һәм хезмәт ветераннары хорының чыгышы белән башланды.

Бәйрәм белән котлап, территориаль һәм №1 микрорайонның җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе В.А.Ваганов матур теләкләрен җиткерде. Дәһшәтле сугыш темасына багышланган, авыр тормышны яктырткан, зарыгып көтеп алынган Җиңүне чагылдырган дәртле биюләр, моңлы жырлар залда утырган һәр кешенең күңелен яулады.

Бәйрәм белән котлап интернатта яшәүче хезмәт ветераны Фәһимә Хәбибуллина «Җидегән чишмә» җырын башкарды. Чатнап торган яшьлек, балачак елларын ач, ялангач, авыр сугыш еллары алмаштырган олы буын тагын бер кат яшьлегенә әйләнеп кайтты. Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде, алар рәхмәт йөзеннән «яшь артистлар»ны алкышларга күмделәр. Кичә ашханәдә оештырылган бәйрәм өстәле белән дәвам итте.

Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәсе килә. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International