“Гаилә” Республика үзәгендә балаларда патриотик хисләр уятуга багышланган семинар үткәрелде

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бүген “Гаилә”   гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәгълүмати-методик үзәгендә балигъ булмаган балаларда патриотизм хисләре тәрбияләүгә багышланган семинар үтте. Чарада республиканың социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының 61 белгече катнашты.

Социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларда  патриотик хисләр уятуга багышланган семинар башында  иҗат ярдәмендә әхлакый сыйфатлар тәрбияләү эш формасын күрсәттеләр.  Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт программасы белән МБОУ “75 Гимназия”  вокал студиясе укучылары чыгыш ясады.

Семинарның теоретик өлешендә балигъ булмаганнарда патриотик хисләр тәрбияләүдә төрле психологик аспектлары турында фикер алышынды. Семинарның катнашучылары патриотизм хисе кешене активлаштыра, үзеңне хөрмәт итәргә өйрәтә, дигән нәтиҗәләргә килделәр.

Семинарның практик өлешендә төп эш формалары катнашучыларның практик мисалларында күрсәтелде. Мастер-классларда дидактик уеннар үткәрү методлары каралды.

Киләсе планлаштырылган семинар “Детство” темасына 27 майда ВИКОда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International