“Социаль туризм” программасы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләнү бүлекчәсендә ял итүче инвалидлар hәм пенсионерлар Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлек җитәкчесе Радик Мингазов уздырды. Ул бүлекчәнең эшчәнлеге белән таныштырды, янгын килеп чыккан очракта кая шалтыратырга, үзеңне, якыннарыңны бу афәттән ничек коткарып калу чараларын аңлатты.