Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары Җиңү паркында чәчәкләр куйды

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тәрбияләнүчеләре Җиңү көне уңаеннан шәһәрнең Җиңү паркында урнашкан мемориалга чәчәкләр куйды.
    Балалар чәчәкләрне алдан ук хезмәт терапиясы дәресләрендә үз куллары белән әзерләгәннәр иде. Шулай ук белгечләр халкыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыклары турында әңгәмә уздырды. Чараның максаты булып балаларны ил тарихы белән таныштыру, Ватанга мәхәббәт һәм патриотик хисләр уяту булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International