Балтач районында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлеге белән котладылар

2015 елның 5 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Чутай авылында  яшәүче Гөлбану Муллагалиевага 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сөләйманов, авыл хуҗалыгы житештеру кооперативы «Кызыл юл» директоры Фердинант Хәйруллин, ветераннар советы рәисе Наил Салиховлар  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән һәм килгән барлык  җитәкчеләр үзләренең  бүләк-күчтәнәчләрен  тапшырдылар. 

          Гөлбану Әхмәдиевна күп еллар башлангыч сыйныфларга белем бирә. Бугенге көндә килене Люция тәрбиясендә яши.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International