Менделеевскида эш урыннары эзләүчеләргә вакансияләр тәкъдим ителәчәк

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
23 нче апрельдә Менделеевски халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан  вакансияләр ярминкәсе уздырыла. Бу көнне үзләрендә булган эш урыннарын түбәндәге оешма-предприятиеләр тәкъдим итәчәк: Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы, «Менделеевсказот» ҖЧҖ,  «Кама-Сакс» ҖЧҖ,  «Аммоний» ААҖ, «Спецстрой» ҖЧҖ, «Медиа Технологии» ҖЧҖ.
Ярминкә иртәнге 9 дан 11гә чаклы эшләячәк. Адресы: Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, 3 нче йорт, "Юность" мәдәният йорты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International