Теләче районы “Родник” үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан берничә чара узды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Теләче районы  “ Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  бүлекчәсе хезмәткәрләре  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу уңаеннан балалар катнашында чара үткәрде.  Алар катнашында “Беркем дә, берни дә онытылмады” дигән исем астында интеллектуаль  викторина, Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап котлау открыткалары ясалды һәм 70 еллыкка багышланган  рәсем конкурсына йомгаклау булып узды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International