“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чепья урта мәктәбендә “Наследник” клубының чираттагы утырышын уздырдылар. Балаларга Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Без Җиңүче варислары” исемле интерактив уен тәкъдим ителде. Җиңүче командага «Fun–24» күңел ачу клубына бару бәхете елмайды. Билетлар аларга “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге тарафыннан бирелә.