Питрәч районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына 100 яшь тулган

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
Питрәч районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мария Пилюгинага шушы көннәрдә 100 яшь тулган. Түгәрәк дата белән котларга дип аның янына  район башлыгы Эдуард Дияров, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  башлыгы Эльвира Хәйруллина килгәннәр. Яраткан әбиләре янына аның оныгы һәм оныкчыклары да килгән.
Мария Ефим кызы күз яшьләре белән район башлыгы, Президент В.Путин исеменнән, шулай ук вакытлыча  ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Р.Миңнехановның котлауларын, бүләкләрен кабул итеп алган.
Юбилярны туган көне белән "Шатлык" приютында тәрбияләнүче балалар да котлаган. Алар аңа багышлап җырлар, биюләр, шигырьләр башкарганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International