Балтачның «Наз» үзәге экологик форумда үз проектын яклады

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Шушы көннәрдә  ТР экология hәм табигый ресурслар министрлыгында “Экологик проблемаларны чишү” темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Балтач районы Чепья авылында урнашкан “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе исеменнән  “Табигатькә күперләр” исеме астында эшләнгән проект тәкъдим ителде. Аның авторы - А.Кузнецова.

 Биредә hәр катнашучы Республика күләмендә уздырылган  яшьләр форумы кысаларында “Безопасность” мәйданчыгында үзенең конкурс эшен яклады hәм түгәрәк өстәл вакытында презентациясен күрсәтте. Форумда катнашучыларга экология hәм табигый ресурслар министры ярдәмчесе Рөстәм Камалов һәм ТР буенча эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов сертификат hәм дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International