Норлатның "Гармония" үзәгендә балигъ булмаганнарның буш вакытын файдалы итеп уздыру юнәлешендә зур эш башкарыла

2015 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Норлатның "Гармония" үзәгендә патронатта торучы  балигъ булмаганнарның буш вакытын файдалы итеп уздыру максатыннан аларны "Бургер кинг" кафесына алып барганнар. Балаларны бу юлы кафе хуҗасы Инна Смирнова кунак иткән. Аның хәйрия гамәле  бәрабәренә яшь норлатлылар тәмле итеп сыйланып, спорт-күңел ачу  комплексында ял итә алганнар.
Социаль педагоглар һәм психологлар шулай ук "Ура, каникуллар!" дигән һәм "Курчак сәнгате" дигән чара да уздырганнар. Балалар курчак спектакле куюда актив катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International