Сабаның "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләр балаларны яклауга багышланган чара уздырганнар

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
"Балаларны көч кулланудан саклыйк!" - шундый исемдәге акция Сабаның "Тургай" приюты карамагындагы балалар һәм белгечләре тарафыннан Иске Икшүрмә авылында уздырылган. Балалар өлкәннәргә балаларга карата көч кулланырга ярамый дип язылган буклетлар таратканнар.
Мондый акцияләр бөтен дөньяда уздырыла. Әлеге приют та аннан читтә калмаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International