Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагында булган Бөек Ватан сугышы ветераннары шәһәрнең тарих музеенда экскурсиядә булып кайттылар.
Музей 12 нче гасырның икенче яртысында төзелгән бинада урнашкан. Өлкәннәрнең күбесе биредә беренче тапкыр булу сәбәпле аеруча зур кызыксыну белән интерьер кирәк-яракларына, сугыш коралларына игътибар итте.
Экскурсия барышында өлкәннәр һәм ветераннар ата-бабаларыбызның тормышы һәм шәһәр тарихы белән танышып кына калмады, шулай ук онытылмаслык хисләр белән яхшы кәеф тә алып кайтып китте.