Биектауның "Өмет" үзәге карамагында булган Хәлимә Җамалиева 90 яшьлеген билгеләп үткән

2015 елның 3 апреле, җомга
Шушы көннәрдә Биектауның "Өмет" үзәге карамагында булган Хәлимә Җамалиевага  90 яшь тулган. 12 ел инде үзәкнең социаль хезмәткәре Зәмзәмия Гомәрова  аны кайгыртып, тәрбияләп тора, социаль-көнкүреш хезмәтләр күрсәтә.
Хәлимә Абдул кызын бәйрәме белән котларга Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина, Мәмдәл авылы башлыгы Фәрит Сафиуллин килгәннәр. Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләгәннәр. Бүләкләр тапшырганнар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International