Биектау районында "Чиста өй - чиста ишек алды" дигән акция старт алган

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
15 нче апрельдән 15 нче майга чаклы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Биектау районының "Өмет" үзәге карамагындагы  тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар өчен  "Чиста йорт - чиста ишек алды" дигән акция башланып китә.
Бу акциядә 34 социаль хезмәткәр катнаша. 67 өлкән кешегә  торак биналарны җыештыру, территорияне төзекләндерү буенча ярдәм күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International