Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында сәламәтлек марафоны уздырылды

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында "Күңелле старт"  дигән спорт ярышлары уздырылды. "Сикерүчеләр" командасы "Йөгерүчеләр" белән ярышты.
Балалар кегльләр бәреп тошерделәр, парлап "олы ыштаннарда" сикерделәр, кәрзингә туплар аттылар. Өлкәнрәк яшьтәге малайлар көчләрен кул көрәшендә дә күрсәтте.
Приютта тәрбияләнүчеләр осталыкларын, чыдамлыкларын һәм үз командаларына ярдәм итә белүен күрсәтә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International