Лаеш районы тернәкләндерү үзәге белгечләре янгын куркынычсызлыгы буенча чара уздырган

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе
Лаешның балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Ут - ул куркыныч!" дигән темага әңгәмә оештырылган. Дәрестә утның зыяны, янгыннар, аларны кисәтү турында сүз барган. Балалар эвакуация планнарын өйрәнгәннәр, аның төрле вариантларын карап чыкканнар.
Үзәк тәрбиячесе сүзләренә караганда, бу чараларның төп максаты балаларны янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән таныштырудан гыйбарәт.
Ахырда балалар әлеге темага плакатлар ясаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International