Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында янгын куркынычсызлыгы буенча чара узган

2015 елның 31 марты, сишәмбе
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максатыннан "Шырпы уенчык түгел" дигән чара узган.  Чара барышында тәрбияче Елена Лесникова  балалар белән утның файдасы һәм зыяны турында әңгәмә корган. Шулай ук "Сак бул! Ут!" дигән презентация дә күрсәтелгән.
Ахырда балалар "Ут - дус яки дошман" дигән викторинада катнашканнар.  Нәфис әсәрләр геройлары мисалында  ут белән ялгыш мөгамәләгә мисаллар тапканнар, үзләренең чишү юлларын тәкъдим иткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International