Татарстанда 2006 нчы елдан бирле хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшли. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге бу совет инициативасы белән 2007нче елдан “Ел хәйриячесе” дигән республика конкурсы үткәрелә. Монда республиканың, үз районының икътисадый һәм сәяси үсешенә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнә. Быел бу конкурска Балтач районнан “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Булат Зыятдинов гаиләсе белән һәм район коммуналь хуҗалыгының су белән тәэмин итү бүлеге мөдире Фаил Габдрахманов барды. Башкаланың “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелгән “Мәрхәмәтле Татарстан” тантанасында катнашып, бүләкләнеп кайттылар. Карадуганнан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе үз авыл җирлекләрендә узучы барлык төр чараларда актив катнашучы һәм төп иганәче булып тора. 5 бала атасы Булат Бакиевич район әтиләр советын җитәкләүче буларак та таныш. “Кече бизнес оешмасы” номинациясендә ул Республика лидерының Рәхмәт хаты һәм сертификат белән бүләкләнде.
Ә Фаил Габдрахманов 2000нче елдан бирле Балтачта, бигрәк тә туган авылы Чапшарда яшәүче өлкәннәргә, матди хәле авыр гаиләләргә төрле ярдәм күрсәтә. Ел саен район эчке эшләр бүлеге тарафыннан үткәрелүче хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Туган авылында чишмә суын өйләргә китерүдә ярдәм итүе белән мәгълүм шәхес. Ул “Шәхси зат” номинациясендә бүләкләнде.