Буа районы учреждениеләре чыгарылыш сыйныфы укучылары белән очрашканнар

2015 елның 27 марты, җомга
Шушы көннәрдә Буа районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар. Биредә 4 учреждение вәкилләре катнашкан.
Укучылар алдында Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсим Абитов чыгыш ясаган. Уку йортлары вәкилләре дә, ул да балаларны дөрес, хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәр сайларга өндәгәннәр.
"Бинк" социаль клубы вәкилләре исә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү буенча тест эшләткәннәр.
Ярминкәгә 210 укучы килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International