Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә "Җиңү хаты" дигән акция уздырылган

2015 елның 27 марты, җомга
Бүген Лениногорскиның  «Исток-Башлангыч» үзәге психологлары социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар белән  "Җиңү хаты" дигән акция уздырганнар. Балалар  хәзерге буын исеменнән 40 нчы еллар буынына, үзләренең гаилә әгъзаларына хатлар язганнар.
Очрашу ахырында хорда җырлаучылар "Җиңү көне" дигән җыр башкарганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International