Сабаның “Тургай” приюты белгечләре “Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе” конкурсының икенче зона этабында уңышлы чыгыш ясаганнар

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

   Биектау районында 23 март көнне Бөтенроссия буенча «Иң яхшы социаль хезмәткәр”дигән конкурсының зона этабы үтте. Бу конкурста Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында эшләүче 2 хезмәткәр дә катнашты. Тәрбияче Зиганова Ләйсән Мансуровна «Социаль учреждениенен иң яхшы тәрбиячесе» номинациясендә I урынны, шәфкат туташы Шавалиева Гөлнур Накифовна «Социаль учреждениенең ин яхшы шәфкат туташы» номинациясендә II урыннарны яуладылар.

Приют белгечләре хезмәткәрләргә алга таба иҗади уңышлар телиләр. Ә Зиганова Ләйсәннең республикада    зур җиңүләр  яулап кайтуын көтеп калалар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International