Министрлык тарафыннан Алексеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшчәнлеге тикшерелде

2015 елның 27 марты, җомга
18 нче марттан 26 нчы мартка  чаклы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан "Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе эшчәнлегенә комплекслы тикшерү уздырылды. Тикшерү РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләре нигезендә мәшгульлек өлкәсенә караган дәүләт гарантияләрен тәэмин итү-итмәвен белү максатларыннан үткәрелә. Шулай ук мәшгульлек органнарының инвалидларны эшсез сыйфатында теркәве, хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормалары булган башка төр норматив-хокукый актларны үтәве тикшерелә.

Әлеге тикшерү килгәндә  исә, ул  мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына һәм РФ субъектлары  дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен тормышка ашыру буенча башка норматив-хокукый актларга (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.


Тикшерү барышында түбәндәге кимчелекләр ачыкланган:

- гражданнарны эшсез дип тану хакында карар кабул итү яки аларны эшсез дип танымау өлкәсендә;

- мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәвендә;

- халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә озак вакыт килми тору аркасында (соңгы тапкыр килгәннән соң 1 ай дәвамында күренмәү) учеттан төшерү турында карар кабул итү өлкәсендә.Тикшерү нәтиҗәләре буенча куелган тәртиптә тикшерү актлары төзелеп, кимчелекләрне  бетерү турында приказ әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International