“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнү узучы пенсия яшендәге инвалидлар, тыл ветераннары Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеена экскурсиягә барганнар. Музей директоры – Бөек Ватан сугышында катнашучы Гарифҗан Галиевич төрле милләт халыкларының борынгы чорда яшәү-көнкүреше, эш кораллары, шулай ук Бөек Ватан сугышы чоры буенча әзерләнгән зал белән таныштырып чыккан. Тернәкләнүчеләргә аеруча Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә залы бик ошаган.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар өлкәннәргә тернәкләнер өчен бик уңай тәәсир итә.